«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары тарафыннан «Колодкина Л. А. йорты» Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектын тергезү буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелде.
«Колодкина Л. А. йорты, биредә 1916-1926 елларда татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан яшәгән», 19 гасыр ахыры» Россия Федерациясе халыкларының ачыкланган мәдәни мирас объектын заманча куллану өчен җайлаштыру» объектын тергезүгә карата проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр техник регламентлар, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма