Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Татарстан Республикасы көне уңаеннан Балтач районында бәйрәм чарасында булды, анда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән Балтач районы халкын бәйрәм белән котлады.
«Кадерле дуслар!
Республика көнендә зур канәгатьлек һәм горурлык белән тормышыбызның барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешүебез турында әйтә алабыз.
Сезгә, хөрмәтле татарстанлылар, нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, бәхет һәм иминлек телим.
Бәйрәм күңелле узсын! Республика көне белән!»