Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!
Ягыбызның игелекле җире яшәү өчен чынлап та бик шәп урын булып санала.
Илнең үзәгендә урнашкан күпмилләтле Татарстан Республикасы төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштерде, этникара татулык һәм дуслыкның үрнәге булды.
Бүген Татарстан – тотрыклы рәвештә үсеп баручы регион. Биредә халыкны лаеклы тормыш дәрәҗәсе белән тәэмин итү, нәтиҗәле, көндәшлеккә сәләтле икътисад, социаль, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрне камилләштерүгә юнәлтелгән программаларны тормышка ашыру буенча бурычлар уңышлы хәл ителә. Республикада яшәү өчен уңайлы мохит булдырылган. Шәһәрләр һәм авыллар төзекләндерелә, социаль инфраструктура үсеп бара, һәм туган җиргә карата халыкның мәхәббәте чиксез икәнлеге турында зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Сезгә ныклы сәламәтлек, туган як хакына хезмәт эшчәнлегендә бәхет һәм уңышлар телим! Республикабыз көннән-көн ныгысын һәм чәчәк атсын, ә халкының муллыгы артып барсын! Бәйрәм белән!
Ихтирам белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов