«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары белән үткәрелә торган вебинарларга язылырга өлгерегез

2024 елның 11 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе төзелештә смета эше һәм экспертиза буенча вебинарлар сериясен ачып җибәрде.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең экспертлары белән үткәрелә торган вебинарларның өстенлекләре:

  • төзелеш тармагы законнарындагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып актуаль мәгълүматны һәм эш үзенчәлеклерен аңлату;
  • экспертлар белән ачык әңгәмә;
  • кызыксындырган сорауларга җаваплар;
  • уңайлы укыту форматы.

Нәрсә ул вебинар һәм ул ничек үткәрелә?

Вебинарларның гадәти семинарлардан төп аерылмасы – бөтен курс Сезнең компьютер экранында узуы. Курсның эчтәлеге йөреп уку төренә тулысынча туры килә. Тәкъдим ителгән вакытта (расписание нигезендә), Сез бары тик Үзегезнең браузерыгызда махсус битне ачасыз һәм курсны тыңлыйсыз, шулай ук карыйсыз. Әгәр укыту барышында Сезнең ниндидер сорауларыгыз барлыкка килсә, Сез аларны чатта укытучыга бирә аласыз.

Дистанцион укыту күп өстенлекләргә ия:

Уңайлы! Укыту Сезнең өчен гадәти булган рәвештә уза. Сезгә бары компьютер һәм интернет кына кирәк.

Сыйфатлы! Сез укытучыны күргәннән һәм ишеткәннән башка, аңа чат аша сораулар бирә аласыз.

Бик яхшы! Укыту азагында Сез вебинарның тулы версиясенә ерактан торып керү юлын аласыз һәм кирәк булганда аны кабаттан карый аласыз.

Арзан! Дистанцион смета курсларының бәясе йөреп уку төренең бәясеннән 50% очсызрак.

Вебинарда катнашу өчен заявканы www.proff-standart.ru сайтында алырга һәм вебинарның тематикасы кысаларында кызыксындырган сораулар белән бергә info@proff-standart.ru почтасына җибәрергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru.

Вебинарларны үткәрү графигы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International