Кул куелган яңа закон нигезендә Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертелде һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап ӨКС нормасының күләме 18дән 20 процентка кадәр күтәрелә. Салымның исәп-хисап нормасы 16,67 процентка (20/120) тигез. Шул ук вакытта мондый салымнан азат ителү рәвешендә ӨКС буенча гамәлдәге ташламалар, һәм шулай ук ӨКС нормалары 0% һәм 10% күләмендә саклана.
Документ сатып алынган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү), шул исәптән төп чаралар һәм матди булмаган активлар, мөлкәт хокуклары өчен түләү белән бәйле булган чыгымнарны каплауга карата субсидияләр яки бюджет инвестицияләрен алганда, шулай ук РФ территориясенә һәм аның юрисдикциясе астында булып саналган башка территорияләргә товарлар алып кергәндә салым буенча түләүгә кагылышлы чыгымнарны каплауга ӨКС торгызу үзенчәлекләрен аныклый.
Закон 2018 елның 3 августыннан гамәлгә керде, искәрмәне тәшкил итә: