14 августтан башлап «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 51 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 августында чыккан 330-ФЗ номерлы РФ Федераль законы гамәлгә керде, аның нигезендә 0,6 МПа басымына кадәр газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен төзелешкә рөхсәттән башка төзергә ярый.
РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләр тоташтыру килешүләре буенча йөкләмәләрне үтәү кысаларында газ бүлү челтәрләрен төзегәндә актуаль булган табигый газны транспортлауга карата дәүләти теркәү тәртибен гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу чараларны гамәлгә ашыру срокларын һәм аларның бәясен киметәчәк.