«ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә 10 сентябрьдан башлап төзелеш иминлеге нигезләре буенча профессиональ курс

2018 елның 14 августы, сишәмбе

2018 елның 10 сентябрыннан 14 сентябрына кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелеш иминлеген һәм төзелеш контролен гамәлгә ашыру» программасы буенча  квалификация арттыру курслары оештыра.

Максатчан аудитория: төзелеш, эксперт һәм проект оешмаларының, төзүче һәм техник заказ бирүче хезмәтләренең җитәкчеләре һәм белгечләре, авторлык күзәтчелекне, дәүләти төзелеш күзәтчелекне алып баручы белгечләр һәм барлык кызыксынган затлар.

Укыту программасы кысаларында комплекслы рәвештә түбәндәге мәсьәләләр карала:

  • төзелешне закон чыгару һәм норматив хокукый яктан тәэмин итү;
  • төзелеш җитештерүнең икътисады;
  • төзелеш җитештерүнең сыйфат менеджменты;
  • төзелеш контроленең системасы;
  • төзелештә башкарма документлар;
  • төзелеш җитештерүнең куркынычсызлык техникасы;
  • төзелешне гамәлгә ашыру буенча региональ үзенчәлекләр;
  • төзелеш контроленең методологиясе;
  • конкрет эш төрләрен башкарган вакытта төзелеш контроле;
  • контроль эшчәнлеге өлкәсендә суд практикасы һәм хокук бозулар.

Укыту азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.

Укыту бәясе: 2018 елның 20 августына кадәр бер тыңлаучыга 10 000 сум тәшкил итә, бу датадан соң – 12 000 сум (ӨКС салынмый).

Курсларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru.

Укыту программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International