Мәҗит Хаҗип улы Салихов коллегаларын һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне белән котлый!

2018 елның 10 августы, җомга

Хөрмәтле дуслар һәм коллегалар!

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Төзүчеләр – элек-электән ихтирам һәм хөрмәткә лаек булган иң тыныч һәм нәтиҗәле һөнәр кешеләре. Төзүче хезмәте – кешеләргә өй туеның шатлыгын бүләк итүче, тормышны уңайлырак һәм бәхетлерәк ясаучы ил һәм аның гражданнары хакына башкарыла торган бертуктаусыз иҗади эш.

Безнең заманда социаль, инженер һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә зур игътибар бирелә. Сезнең тырышлыгыгыз белән шәһәр халкының тормышы яхшыра, яңа алдынгы технологияләр кертелә, актив рәвештә заманча төзелеш материаллары кулланыла, якындагы дистәләргә Татарстан Республикасы һәм Россиянең йөзен күп яктан билгеләячәк масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла.

Бу көнне барлык төзүчеләргә уңышлар, батырлык һәм иртәгесе көнгә ышаныч телисе килә. Сезнең барлык профессиональ планнарыгыз һәм күңел түрендәге хыялларыгыз тормышка ашсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек теләп калам!

Ихтирам белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International