ТР төзелеш Министрлыгында тантаналы рәвештә «Иң яхшы сметчик» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның 9 августында Бөтенроссия төзүчеләр көне алдыннан «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм ТР төзелеш Министрлыгы Татарстан Республикасының төзелештә бәя кую өлкәсендә иң яхшы белгечләрен бүләкләделәр.

Шул ук көндә узган конкурсның финал этабында «2018 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» исеме өчен 13 катнашучы ярышты.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары Владимир Николай улы Кудряшев ачып җибәрде.

Мәҗит Хаҗип улы Салихов үз чыгышында оештыручыларга һәм конкурс комиссиясенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук киләсе елда катнашучыларның саны тагын да артачагына ышаныч белдерде, чөнки конкурс үсә, ел саен яңа биремнәр, үз-үзеңә яңа таләпләр өстәлә.

Чарада катнаштылар: Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм гамәлгә ашыру буенча идарә начальнигы Айрат Азат улы Галләмов, «Россия дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесенең Казан филиалы җитәкчесенең урынбасары Лилия Корбан кызы Сафиуллина, «Татарстан Республикасы төзүчеләр Берлеге» эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсенең башкарма директоры Лидия Александр кызы Жарова, «Татарстан Республикасы төзүчеләр Бердәмлеге» Үзен-үзе җайга сала торган оешма Ассоциациясе контроль бүлегенең баш белгече Нәгыйм Харис улы Вәлиәхмәтов, «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең «Төзелештә икътисад һәм эшмәкәрлек» кафедрасы доценты Лилия Шәрифҗан кызы Гыймадиева, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең киңәшчесе Любовь Алексей кызы Кәримова, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәкнең җитәкчесе Татьяна Геннадий кызы Антонова, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең смета документларын бәяләр буенча анализлау бүлегенең начальнигы Гүзәлия Фәзлимөхәммәт кызы Маннанова, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең смета документларын бәяләр буенча анализлау бүлегенең баш белгече Светлана Сергей кызы Никифорова, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең эшләр белән идарә итүчесе Раян Сахипҗан улы Мөхәммәтҗанов.

Шулай итеп, җиңүгә ирештеләр:

1 дәрәҗә лауреаты һәм 2018 елда Татарстан Республикасының Иң яхшы сметчигы исемен «Казан Гипронииавиапром» АҖ смета бүлеге төркеме начальнигы Гөлназ Фәрит кызы Зиннәтуллина яулады

2 дәрәҗә лауреаты исемен «ТИГП» дәүләти унитар оешманың 3нче категорияле инженеры Екатерина Алексей кызы Власенко яулады

3 дәрәҗә лауреаты исемен «ПЦ Град» ҖЧҖ смета-шартнамә бүлеге начальнигы Ольга Александр кызы Вдовина яулады

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга яңа казанышлар телибез!

Беркетмә

Конкурс буклеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International