Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе нигезендә, Россиянең төзелеш Министрлыгы бәя кую системасын камилләштерә. Бу максат белән 2017 елның сентябрь аенда төзелештә бәя кую буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасы файдалануга кертелгән иде. Бу проектлаштыруда һәм төзелештә кулланыла торган дәүләт смета нормативларының һәм җитештерүчеләрнең дәүләти бәяләр мониторингы нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә торган төзелеш ресурслары смета бәяләренең бердәм базасы. Система заказ бирүчеләрнең бюджет акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган төзелеш объектларына юнәлдерелгән. Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән мәгълүмат – РФ барлык субъектлары өчен бердәм.
Шулай ук төзелеш ресурсларының смета бәяләрен билгеләү өчен кирәкле мәгълүмат тапшыру тәртибен бозган өчен җаваплылык чараларын билгеләү өлешендә, төзелеш ресурсларының бәяләр мониторингы процедурасын камилләштерүгә юнәлдерелгән кайбер федераль законнарны килештерү уза.
«Техник җайга салу турында» 184-ФЗ номерлы, «Биналарның һәм корылмаларның иминлеге турында техник регламент» ФЗ һәм башка законнарга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителгән федераль законның проекты эшләнеп бетерүен уза. Закон проекты төзелеш өлкәсендә норматив-техник документларның (кагыйдәләр җыелмаларының, сәнәгать иминлеге өлкәсендә федераль нормаларның һәм кагыйдәләрнең, санитария нормаларының һәм кагыйдәләренең) үзара бердәмлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, шулай ук биналарга һәм корылмаларга карата куллану өчен мәҗбүри булган куркынычсызлык таләпләрен билгели.
Шулай ук төзелештә мәгълүмати технологияләр модельләштерүне – BIM-технологияләрне – киң кертү буенча эшләр бара.
(!) 2018 елның ахырына РФ төзелеш Министрлыгы тарафыннан якынча 400 яңа документ эшләнүе планлаштырыла. Тулаем алганда, төзелештә техник җайга салу системасын реформалаштыру – 2025 елга тармакның тиешенчә эшчәнлеге һәм үсеше өчен кирәкле заманча норматив базаны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия төзелеш Министрлыгы башлыгы Владимир Якушевның «Төзелеш газетасына» интервью материаллары буенча