Россиянең төзелеш Министрлыгы кече һәм урта шәһәрләрне су белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү буенча программа тәкъдим итте

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Кече һәм урта шәһәрләрне су белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү буенча федераль проектны гамәлгә ашыру максаты белән Россиянең төзелеш Министрлыгы Россиянең табигать Министрлыгы белән берлектә «Экология» илкүләм проектын әзерли.

Бүгенге көндә Россиянең төзелеш Министрлыгы Россия Президенты Указын үтәү йөзеннән төбәкләр өчен су белән тәэмин итү системаларын системалы рәвештә модернизацияләү буенча «Чиста су» федераль проектын тәкъдим итте. Проектның паспорты нигезендә, кече һәм урта шәһәрләрне су белән тәэмин итү системаларын модернизацияләүгә карата финанс ярдәм күрсәтүләр 2024 елга кадәр планлаштырыла. Агып җыела торган суларга бик күп пычраткыч матдәләр эләккәнгә күрә, ярдәм алуның мәҗбүри шарты булып заманча су чистарту технологияләрен гамәлгә кертү тора.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ТКХ үсеше стратегиясенең эзлекле итеп гамәлгә ашырылуы ярдәмендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрендә аварияләр саны акрынлап кими.

Белешмә:

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2018 елның II кварталы өчен 30 су объектлары проект документларының техник регламентлар таләпләренә туры килүе һәм төзекләндерүгә карата аларның смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүе турында уңай бәяләмәле карарлар бирде, шулай ук 167 су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза, аларның төзелеше, реконструкциясе һәм капиталь ремонты буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International