Илдар Илгизәр улы Маннанов: ТР экспертизасының барлыкка килүе һәм аның үсеше – Яр Чаллы зональ бүлеге

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

2001 елның көзендә Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча ведомстводан тыш дәүләт экспертизасы Идарәсендә өч зональ бүлекне булдыру турында боерык чыкты: Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Яр Чаллы.

Яр Чаллы бүлеген булдыру вакытына аның территориаль башкару зонасы булып Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш өлешләре тора.

Бүлекнең үсешенә Учреждениеның элекке җитәкчеләре һәм «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең хәзерге җитәкчесе Салихов Мәҗит Хаҗип улы зур өлеш керттеләр. Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гайнуллов Мөнир Әнвәр улы, Яр Чаллы шәһәренең баш архитекторы Курамшин Искәндәр Надир улы бүлекне булдыру һәм торгызу эшләрендә ярдәм күрсәттеләр.

Бүлек тарафыннан каралган проект документларының объектлар географиясе: Татарстан Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мәскәү шәһ., Екатеринбург шәһ., Санкт-Петербург шәһ. һәм башкалар.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы бүлеге – РФ төзелеш Министрлыгы тарафыннан аттестацияләнгән югары квалификацияле экспертлардан торган оешкан коллектив. Бүлектә 7 хезмәткәр эшли – Маннанов Илдар Илгизәр улы (бүлек башлыгы), Харченко Елена Степан кызы (бүлек башлыгының урынбасары), Ганиуллина Светлана Михаил кызы (баш эксперт), Әхмәтшина Фәридә Хәмзә кызы (баш эксперт), Бочкарева Ольга Николай кызы (төп эксперт), Токарев Александр Александр улы (эксперт), Андреева Светлана Геннадий кызы (эксперт).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International