Мөрәҗәгать итүчеләр игътибарына: шәхси кабинетка яңа функционал өстәлде

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе экспертлар һәм мөрәҗәгать итүчеләр арасында яңа интерактив эш сервисын ачып җибәрде. Хәзер сезгә һәр проект документы бүлеге буенча реаль вакыт режимында искәрмәләр алу мөмкинлеге бирелә. Бу тиз арада хезмәттәшлек итәргә һәм мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинеты аша экспертиза үтү процессын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Нәрсә өстәлде:

1. Яңа төймә «Мәгълүматны яңартырга»

«Мәгълүматны яңартырга» дигән яңа төймә барлыкка килде. Шәхси кабинетка кергән мәгълүматны яңарту өчен, төймәгә басыгыз, һәм яңартылган мәгълүматлар шәхси кабинетта пәйда булачак.

2. Яңа бүлек «Карарның бүлекләре»

Экспертларның җибәрелгән искәрмәләрен «Карарның бүлекләре» төймәсенә басып карарга була.

3. Искәрмәләрнең статусы

«Карарның бүлекләре» битендә бүлекләрнең статусын күзәтеп торырга һәм экспертларның урнаштырылган искәрмәләр текстларын алырга була. Сезгә имзалаган эксперт искәрмәләрен карау яки архив белән алу мөмкинлеге бирелә.

Яшел төс — бүлек буенча искәрмәләр бетте. Нәтиҗә: уңай;

Кызгылт сары төс — бүлек буенча искәрмәләр бирелгән һәм әле бетмәгән;

Зәңгәр төс —  бүлек буенча искәрмәләр бирелмәгән;

Җете-зәңгәр төс — бүлек буенча искәрмәләргә җавап килде;

Кызыл төс — бүлек буенча искәрмәләр бетмәгән. Нәтиҗә: тискәре.

4. Укыту

Шәхси кабинетның яңа функционалы белән эш итү, шулай ук «Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын һәм төзелешнең, тергезүнең, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүе өчен тәкъдим ителә торган электрон документларлар форматына таләпләрне раслау турында» 2017 елның 12 маенда чыккан 783 номерлы Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының боерыгы нигезендә проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен, төзелешнең смета бәясен билгеләүнең дөреслегенә тикшерү үткәрү өчен бирелә торган электрон документлар форматына таләпләрне аңлату буенча укыту җомга көннәрендә сәгать көндезге 10нан алып 12гә кадәр үткәрелә: 2018нче ел – 10, 24 август; 7, 21 сентябрь; 5, 19 октябрь; 2, 16, 30 ноябрь; 14, 21 декабрь.

Укыту 30 кешегә кадәр тәшкил иткән эшче төркемнәрдә үткәрелә. Бер оешмадан укыту өчен исәпләнгән кеше саны чикләнмәгән.

Укуда катнашу түләүсез. Семинар буенча заявканы +7 (843) 253-75-49 телефон номеры яки info@proff-standart.ru электрон почта буенча җибәреп була.

Укытуны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International