«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе күрсәткечләренең югары нәтиҗәлелегенә ирешкәне өчен диплом белән бүләкләнде

2018 елның 3 августы, җомга

2018 елның 2 августында Мәскәүдә 2017 елга иң яхшы проект, тикшеренүчеләр һәм төзелеш комплексының тиңдәш профильле башка оешмасына карата XIV Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе төзелеш комплексының  100дән артык оешмасы катнашты.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе хәзерге икътисади шартларда эшчәнлек күрсәткечләренең югары нәтиҗәлелегенә ирешкәне өчен 2нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов катнашты.

Бүләкләү тантанасын үткәрделәр:

Владимир Яковлев - Россия төзүчеләр Берлегенең Президенты;

Ольга Дашкова - Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм архитектурасы Департаменты Директорының Урынбасары;

Борис Сошенко - төзелеш эшчеләре һәм төзелеш материаллары сәнәгате Профсоюзының Рәисе;

Валерий Теличко - «Илкүләм тикшеренү Мәскәү дәүләт төзелеш университеты» югары белем алу федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International