Төзелештә BIM-технологияләрне куллану мәҗбүри булачак

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Төзелеш тармагын модернизацияләү һәм аның сыйфатын күтәрү максатыннан 2018 елның 19 июлендә чыккан Пр-1235 РФ Президенты Йөкләмәсе нигезендә 2019 елның 1 июленә кадәр булган срокка түбәндәге эйберләр белән тәэмин итәргә кирәк:

 

  • мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү юлы белән капиталь төзелеш объектларының яшәеш циклы белән идарә итү системасына күчү;
  • социаль өлкәдә беренче чират тәртибендә идарә итү системасының (проект, төзелеш, эксплуатацион һәм утилизацион) типик модельләрен куллану;
  • идарә итү системасының нәтиҗәлелек күрсәткечләрен раслау;
  • мәгълүмати модельләштерү стандартларын кабул итү, шулай ук халыкара һәм россия законнары белән элек кабул ителгән норматив-техник документларның гармонизациясе;
  • мәгълүмати модельләштерү өчен типик проект документларының китапханәләрен формалаштыру;
  • төзелешнең мәгълүмати модельләштерү өлкәсендә белгечләрне әзерләү;
  • мәгълүмати модельләштерү өчен безнең илдә ясалган программалар белән тәэмин итү буенча эшләүне һәм куллануны стимуллаштыру.

Белешмә:

Инде 2016 елда капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру, төзү, эксплуатацияләү һәм җимерү процессларында мәгълүмати модельләштерүнең 7 милли стандарты, шулай ук мәгълүмати технологияләрнең гомуми куллану принципларын билгеләүче 4 яңа кагыйдәләр җыелмасы эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International