Смета нормативларының Федераль реестрына үзгәрешләр кертелде

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Россиянең төзелеш Министрлыгы тарафыннан капиталь төзелеш объектларының смета бәясен билгеләгәндә кулланылырга тиешле смета нормативларының Федераль реестрына үзгәрешләр кертелде.

«Агымдагы бәяләр дәрәҗәсендә накладной чыгымнары һәм смета табышы нормативларын куллану тәртибе турында» 2012 елның 27 ноябренда чыккан 2536-ИП/12/ДС номерлы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча Федераль агентлыкның хаты кулланышка тиешле түгел дип танылды.

Хат үз эченә билгеле булмаган затлар даирәсенә таралучы һәм берничә тапкыр куллануга исәпләнгән, агымдагы бәяләр дәрәҗәсендә накладной чыгымнары һәм смета табышы нормативларының һәм элеге нормативларга карата коэффициентларның куллану тәртибен билгеләүче, шулай ук мондый коэффициентларның күләмнәре турындагы нигезләмәләрне керткән иде.

Хәзерге вакытта төзелештә накладной чыгымнары һәм смета табышы күләмен билгеләү буенча яңа методикаларны эшләү гамәлгә ашырыла.

«2012 елның 27 ноябренда чыккан 2536-ИП/12/ДС номерлы Дәүләт төзелеше хаты турында» 2018 елның 27 апреленда чыккан 01/57049-ЮЛ номерлы РФ юстиция Министрлыгы хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International