«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе югары сыйфатлы хезмәтләр тәкъдим итә

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе астындагы «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге быел инде дүртенче тапкыр «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының лауреаты булып чыкты. Конкурска тәкъдим ителгән «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» квалификацияне арттыру курслары «Халык өчен хезмәтләр» номинациясендә конкурс комиссиясенең югары бәясен алды.

Укыту курслары инвалидларны уңайлы яшәү мохите белән тәэмин итүнең хокукый юнәлешләре, төзелеш һәм объектларның капиталь ремонты вакытында кулайлык таләпләренең үтәлеше буенча, шулай ук аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренә карата хезмәтләр күрсәткәндә социаль сәясәт буенча мәгълүматлар алуга юнәлдерелгән.

Укыту программасы 3 көнгә исәпләнгән. Укыту үз эченә теоретик өлешне һәм төрле төркем инвалидлары өчен яраклаштырылган социаль билгеләнештәге объектларга, сәламәтлекне саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, транспорт инфраструктурасына баруны тәэмин итүче практик өлешне ала.

Киләсе укыту курслары 2018 елның октябрь аенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International