2018 елның III кварталына торак урынның квадрат метр бәясе нормативлары расланды

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Россиянең төзелеш Министрлыгы 2018 елның икенче яртыеллыгына РФ буенча торак урынның гомуми мәйдан бер квадрат метр бәясе нормативын раслады – бу бәя 42 753 сумны тәшкил итә.

Федераль бюджет акчалары исәбенә торак урыннарны сатып алуга (төзүгә) бирелә торган күрсәтелгән социаль түләүләр барлык категориядагы гражданнар өчен социаль түләүләрнең күләмен исәпләү өчен башкарма хакимият федераль органнары, РФ субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан кулланылырга тиеш булган 2018 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйдан бер квадрат метр уртача базар бәясенең күрсәткечләре «2018 елның икенче яртыеллыгына РФ буенча торак урынның гомуми мәйдан бер квадрат метр бәясе нормативы турында һәм 2018 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйдан бер квадрат метр уртача базар бәясенең күрсәткечләре турында» 2018 елның 4 июлендә чыккан 387/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы боерыгында тәкъдим ителгән.

Боерык гамәлгә 2018 елның 5 августыннан керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International