Казанны яшертен генә Россиянең спорт башкаласы дип атыйлар. Татарстан башкаласы мондый «исемне» дөньякүләм масштабтагы спорт вакыйгаларын – 2013 елда Универсиаданы, 2015 елда су спорт төрләре буенча Дөньякүләм чемпионатны, 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогын һәм 2018 елда FIFA футболы буенча Дөньякүләм чемпионатны үткәргәннән соң алды. Мондый ышанычны яулау һәм уңышлы итеп чараларны үткәрү – республика инфраструктурасының җентекле итеп әзерләнгәнен һәм, әлбәттә, спорт объектларын куркынычсызлык һәм ышанычлылык белән тәэмин итүне аңлата. Чөнки Казанда футбол буенча Дөньякүләм чемпионатны 200 меңнән артык турист планлаштырган булган. Проектлаштыру стадиясендә Татарстан Республикасында объектларның куркынычсызлыгы һәм ышанычлылыгы буенча мәсьәләләрне «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тәэмин итә. Казан спорт объектларының куркынычсызлык системасы үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүматны 2018 елның 02/2018 (5) номерлы II квартал «Татарстан Республикасының экспертиза буенча вестнигы» журналының 34 – 36 битләрендә укыгыз.