Максималь нәтиҗәле төзелештә бәя кую системасын булдыру һәм смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүен тәэмин итү максатыннан смета нормативларын эшләүне планлаштыру буенча махсус платформа булдырылган. Хәзер кулланучыларга капиталь төзелеш объектларының төзелеш смета бәясен, тергезүен, капиталь ремонтын билгеләү өчен кулланыла торган смета нормативларын раслау (актуальләштерү, яңадан карау) планын формалаштыру буенча тәртип турында мәгълүматлар алырга мөмкин булачак.
«Смета нормативларын эшләүне планлаштыру» яңа өстәмә бит Россиянең Баш дәүләт экспертизасы сайтында «Хезмәтләр» бүлегендә – «Төзелештә бәя кую» бүлекчәсендә урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, «Смета нормативларын раслау Тәртибе раслануы турында» 2017 елның 13 апреленда чыккан 710/пр номерлы Россиянең төзелеш Министрлыгы боерыгы нигезендә смета нормативларын эшләү смета нормативларын раслау Планы нигезендә гамәлгә ашырыла. План ике бүлектән формалаша. Планның беренче бүлегенә смета нормативларын эшләү буенча финанслау чыганагы булып Россия Федерациясе бюджет системасының бюджетлар акчалары булган исемлек кертелә; икенче бүлеккә смета нормативларын эшләү буенча финанслау чыганагы булып бюджеттан тыш акчалар булган исемлек кертелә.
Россиянең төзелеш Министрлыгына смета нормативларын эшләү буенча тәкъдимнәр җибәрү өчен мәҗбүри документларның шаблоннары: