Казанның Идел Буе районында яңа торак комплексы төзеләчәк

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Волжские просторы» торак комплексы, 1нче җибәрү комплексы, торак йорт 2.4» объектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрделәр. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча төзелеш проектының  техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры китереп эшләнүе турында уңай бәяләмәле карар бирелде.

Казан шәһәре Идел Буе районының Оренбург Тракты урамындагы 300 мең кв. м мәйданлы участогында 20 катлы торак бина һәм аңа кушылып салынган ачык типтагы җир өсте автостоянкасы төзеләчәк.

Йорттагы гомуми фатирлар саны – 162. Беренче катта коляска, урып-җыю җиһазлары һәм техник бүлмәләре урнашачак. 2-нче каттан алып 19-нчы катка кадәр торак фатирлар урнаштырылачак. Фатирларда торак бүлмәләр, аш бүлмәләре, өйалды коридорлары, аерым һәм берләштерелгән бәдрәфләр, пыялалы балконнар каралган.

Өйгә 207 урынга исәпләнгән ачык типтагы бер катлы автостоянка кушылып салыначак, шулай ук 24 урынлы инвалидлар автотранспорты өчен парковка каралган.

Проект белән балалар мәйданчыклары, олыларның ялы өчен мәйданчыклар, территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International