«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе уңайлы мохит программасы буенча курслар үткәрәчәк

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

«ПрофСтандарт» белем бирү үзәге Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән берлектә 2018 елның 1-4 август көннәрендә Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында һәм төрле төркем инвалидлары өчен яраклаштырылган социаль билгеләнештәге объектларга, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, транспорт инфраструктурасына баруны тәэмин итүче «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» программасына квалификацияне арттыру курслары үткәрә. Курслар Казан шәһәрендә уза.

Максатчан аудитория: региональ һәм муниципаль хакимият органнарының социаль һәм архитектура-төзелеш бүлекчәләре, социаль билгеләнештәге, сәламәтлекне саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү, транспорт инфраструктурасы учреждениеләре,  проектлаштыру һәм төзелеш өлкәсендә эшләүче компанияләр вәкилләре, шулай ук инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы мохит булдыруда катнашучы барлык кешеләр.

Курсның максаты: өстенлекле өлкәләрдәге инвалидлар яшәешенең һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренең социаль инфраструктура объектларына һәм хезмәтләренә каршылыкларсыз керү юллары шартларын формалаштыруга  практик аспектлар буенча тыңлаучыларның компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

Курсның программасында ике тематик секция каралган:

1. Инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелекне тәэмин итү буенча яңа объектларны проектлаштыру һәм гамәлдәге объектларны модернизацияләү.

2. Инвалидлар өчен социаль инфраструктура объектларының һәм хезмәтләренең үтемлелеген тәэмин итү буенча төп таләпләр. Инвалидны объектка барган, аңа хезмәт күрсәтелгән чакта озату регламенты.

Лекторлар булып чыгыш ясый:

  • Ирина Просвирякова – Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә 2011-2020 елларга Россия Федерациясенең «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча координацион совет әгъзасы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе;
  • Алексей Иванов – «Дарман» ҖЧҖ башкаручы директоры;
  • Александр Шумков – «Татарстан Республикасының инвалидлар җәмгыяте» Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республикакүләм оешмасы әгъзасы;
  • Эдуард Ибраһимов – барьерсыз мохит буенча эксперт-инспектор, юрист, Татарстан Республикасы Республикакүләм сукырлар өчен махсус китапханәнең тифлотехника буенча белгече.

Укыту азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә. Шулай ук чараның катнашучылары өчен төрле төркем инвалидларына яраклаштырылган Казан шәһәренең объектларына бару һәм экскурсион программа каралган.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru.

Безнең клиентларыбызның фикерләре

Укыту программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International