А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ Инженерлык лицее өчен яңа йоклау корпусы төзеләчәк

2018 елның 20 июле, җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сәләтле балалар өчен А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ Инженерлык лицееның йоклау корпусы төзелеше проектын килештерде.

Сәләтле балалар өчен А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ Инженерлык лицее 2015 елның 1 сентябреннан башлап эшли һәм Татарстан Республикасы кадрлар потенциалын инженерлык өлкәсендә тәэмин итә.

Гомуми мәйданы якынча 2 мең м2 тәшкил иткән яңа йоклау блогының  төзелеш участогы Казан шәһәре Яңа Савин районының Гагарин урамы, 8 адресы буенча, гамәлдәге Инженерлык лицей территориясендә урнашкан.

Йоклау блогының территориясе шартлы рәвештә ике функциональ зонага бүленгән – иҗтимагый һәм хуҗалык. Иҗтимагый зона участокның көнчыгыш, көньяк һәм төньяк өлешләрендә урнашкан, монда җәяүлеләр зонасы, бинага баш керә торган пандуслы урын һәм йоклау блогы территориясенә баш керү урыны урнаштырыла. Махсус техника өчен керү урыны булган хуҗалык зонасы – көнбатыш өлештә.

Инженерлык лицей территориясенә керү юлы җирле юл буенча Гагарин урамыннан каралган, йоклау блогы тирәсендә  машиналарның бер якка таба хәрәкәт итүе каралган. Проект карарлары барлык халык категориясе – сәламәт, инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәр белән куллану өчен юллар хәрәкәтенең җайлашуын күздә тота. Проект белән шулай ук төзелештән, мәйданчыклардан, тротуарлардан һәм керү юллары территориясеннән ирекле булган урынннарны чәчәк түтәлләре һәм куаклыклар белән яшелләндерү каралган.

Объект буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр, техник регламентлар таләпләренә җавап бирә. Проект документлары бирелгән күләмдә техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры китереп эшләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International