«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР Тукай районында урнашкан терлекчелек комплексы төзелеше проектын яраштырды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында урнашкан, мәйданы 626 мең кв. м. артык булган яңа терлекчелек комплексы төзелеше проектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде. Төзелеш 2 этаптан тора: 1 этап –  800 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгыз фермасы, 2 этап – 1600 ана дуңгызга исәпләнгән дуңгыз фермасы.

Объект төзелешенә кагылышлы проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре, техник регламентлар таләпләренә җавап бирә. Объект төзелешенә кагылышлы проект документлары техник регламентлар, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры китереп эшләнгән. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International