«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре буенча семинар оештыра

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

2018 елның 30 июль көнендә «ПрофСтандарт» белем бирү узәгендә «Законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып эшләнелгән торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм кагыйдәләре» темасына семинар узачак.

Максатчан аудитория: ТКХ оешмалары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, идарәче оешмалар, ТМШ җитәкчеләре һәм белгечләре һәм башка кызыксынган затлар.

Семинарның спикерлары: ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре.

Укыту программасы кысаларында түбәндәге темалар каралып үтәчәк:

  • 2017-2018 елларда торак законнарындагы үзгәрешләрне күзәтү.
  • Күпфатирлы йортларда гомуми милекне тотуга һәм куллануга кагылышлы коммуналь ресурсны исәпләү тәртибендәге үзгәрешләр.
  • «Турыдан-туры» түләүләр һәм «Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар – коммуналь хезмәтләрне кулланучылар» килешүләре, «Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 3 апреленда чыккан 59-ФЗ номерлы федераль законга карата аңлатмалар.
  • Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү үзенчәлекләре һәм башкалар.

Укыту бәясе: бер тыңлаучыга 4 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Бу бәягә иртәнге кофе-брейк, төшке аш, мәгълүмати-методик материаллар комплекты керә.

Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22.

(!)Семинарда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 26 июленә кадәр кабул ителә. Урыннар саны чикләнгән.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International