«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ТР Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарында урнашкан 23 су белән тәэмин итү объектларының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрде. 2018 елның июнь аенда тикшерү нәтиҗәләре буенча проект документларының техник регламент таләпләренә туры килүе һәм объектларның смета бәясе дөрес итеп билгеләнүе турында түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма