Мөрәҗәгатъ итүчеләр игътибарына: проектлаштыруга карата биремне әзерләүгә яңа таләпләр гамәлгә керде

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

РФ төзелеш Министрлыгы капиталь төзелеш объектын проектлаштыруга карата биремнең типлаштырылган формасын, шулай ук аны әзерләү буенча таләпләр раслады. Яңа документ нигезендә:

 

  • Капиталь төзелеш объектын проектлаштыруга карата биремне әзерләү типлаштырылган бирем формасы нигезендә төзүче тарафыннан башкарыла. Бу бер үк вакытта капиталь төзелеш объектын проектлаштыруга, төзүгә һәм файдалануга кертү буенча эшләр башкаруга кагылышлы контрактлар төзегәндә кирәк.
  • Проектлаштыруга карата бирем, инвестицияләрне нигезләү буенча технологик һәм бәяләр аудитын үткәргәннән соң, төзүче тарафыннан раслана.
  • Проект дәүләти яки муниципаль милектә булган объектка карата федераль, региональ яки җирле бюджет акчаларының баш җаваплы оештыручысының җитәкчесе белән килештерелә.
  • Капиталь төзелеш объектлары, функциональ билгеләнешенә һәм үзләренә хас билгеләренә карап, түбәндәге төрләрләргә бүленәләр:

       1. Җитештерү билгеләнешендәге объектлар (җитештерү билгеләнешендәге биналар, төзелмәләр, корылмалар, шул исәптән саклауны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүче объектлар), сызылмалы объектлардан тыш;

       2. Җитештерү билгеләнешендә булмаган объектлар (торак фонды,  социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге биналар, төзелмәләр, корылмалар, шулай ук җитештерү билгеләнешендә булмаган башка капиталь төзелеш объектлары);

       3. Сызылмалы объектлар (торбаүткәргечләр, автомобиль һәм тимер юллар, электр тапшыру линиясе һ. б.).

  • Проектлаштыруга карата биремдә капиталь төзелеш объектының проект документларын эшләү өчен җитәрлек булган беренчел мәгълүматлар булырга тиеш. Мондый мәгълүматларга карата таләпләр «Проект документлары бүлекләренең составы һәм аларның эчтәлегенә карата таләпләр турында» 2008 елның 16 февраленда чыккан 87 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.
  • Проектлаштыруга карата бирем электрон формада әзерләнә. Искәрмә – дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматлар керткән проектлаштыруга карата бирем. Бу очракта аны кәгазь күчермәсендә әзерләргә кирәк.
  • Проектлаштыруга карата бирем электрон документ формасында doc, docx, odt, pdf форматларында әзерләнә.
  • Электрон документ төзүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон култамганы кулланып имзаланган булырга тиеш.

Боерык 2018 елның 14 май көненнән гамәлгә керде.

«Капиталь төзелеш объектын проектлаштыруга карата биремнең типлаштырылган формасы һәм аны әзерләү буенча таләпләр раслануы турында» 2018 елның 1 мартында чыккан 125/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International