2018 елның июнь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре 43 күпфатирлы йортларның капиталь ремонты буенча смета бәясенең дөреслегенә тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының түбәндәге муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде: Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Яшел Үзән, Питрәч.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма