«ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә инглиз телен өйрәнү

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2018 елның 10 сентябреннан башлап «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә кабаттан инглиз теле курслары үткәреләчәк.

Инглиз теле курслары телне яңа өйрәнә башлаучы да, шул ук вакытта билгеле база күнекмәләренә ия булган кешеләр өчен дә исәпләнгән. Укыту процессында курс тыңлаучылары тарафыннан алынган белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләр чит телне А2 дәрәҗәсендә (башлаучы дәрәҗәдә) белүгә ия булырга мөмкинлек бирә.

Дәресләр 4 - 7 кешегә кадәр торган төркемдә уеннар, дискуссияләр һәм диалоглар рәвешендә уза. Курсның дәвамлыгы 4 ай (64 академик сәгать) тәшкил итә. Дәресләр 90 минут (2 академик сәгать) дәвамында атнага 2 тапкыр кичке вакытта үткәрелә.

Укыту курсы азагында (4 ай) Сез җиңел итеп түбәндәге әйберләрне эшли алырсыз:
- таныша белергә, үзегез һәм гаилә әгъзалары турында сөйләргә;
- таныш темаларга аралашырга;
- төп өлкәләр белән бәйле булган чит ил сөйләмен аңларга (аэропортта регистрация үтү, кафега бару, хобби, ничек сорарга яки ярдәм турында сорарга, кирәкле объект кайда урнашаканлыгын белергә, вакытның күпме икәнлеге, сәяхәт өчен сүзлек составы һ.б.).

Курслар программасы түбәндәге этаплардан тора:
- хезмәткәрләрдән керү тестын алу;
- укыту сыйфатының мониторингы: арадаш тест алу;
- йомгаклау тестын һәм телдән әңгәмә алу;
- курсларны тәмамлау турында сертификатлар алу.

1 ай укуның бәясе 4 000 сум тәшкил итә, тулы курсның бәясе (4 ай) – 12 000 сум (ӨКС салынмый). Уку бәясенә кирәкле булган чыгым материаллары керә.

Дәресләр Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт адресы буенча «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә үткәрелә.

Сынау дәресе бушлай, +7 (843) 253-75-49 телефоны буенча язылыгыз!

(!)Укыту өчен заявкалар 2018 елның 10 сентябрена кадәр info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, 272-65-60, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru.

Төркемнәр ай саен формалаша, даталарны белем бирү үзәге белгечләреннән  аныклый аласыз.

Укыту программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International