Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү тәртибе гадиләштерелгән

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

2018 елның 11 июлендә аз хәрәкәтләнүче төркемнәрнең каршылыксыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен җәмәгать киңлекләрен җайланмалар белән төзекләндерү тәртибе турында РФ Хөкүмәте Карары гамәлгә керә.

Карар белән дәүләти яки муниципаль милектә булган җирләрдә урнаштырыла ала торган территорияне төзекләндерү буенча элементлар исемлеге киңәйтелде.  Ә нәкъ менә дәүләти яки муниципаль милекнеке булган җир кишәрлекләрендә аз хәрәкәтләнүче төркемнәрнең каршылыксыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен пандусларны һәм башка җайланмаларны урнаштыру мәҗбүри җир кишәрлеген бирүне яки чикләнгән файдалану билгеләүне (сервитутны) таләп итми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International