Кабат кулланыла торган проектларның реестрына 68 яңа объект кертелде

2018 елның 6 июле, җомга

Агымдагы елның июнь аенда икътисади яктан нәтиҗәле булган кабат кулланыла торган проект документларының ресстрына капиталь төзелешнең 68 яңа объекты кертелде. Июнь азагына барлыгы реестрда 375 проект исәпләнә.

2018 елның 1 июленнән башлап капиталь төзелеш объектларының проект документларына карата экспертиза карарлары, шулай ук һәр проектның параметрлары, егәрлеге, эскиз рәвешендәге нәтиҗәсе капиталь төзелеш объектлары проект документларына карата экспертиза карарларының бердәм дәүләт реестрына кертелгән булачак.

Әгәр бюджет акчалары исәбенә төзергә планлаштырылган сайланган объектка карата кабат кулланыла торган документлар реестрда булмаган очракта, яңа документлар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган критерийларга туры китерелеп проектлаштырылган булырга тиеш:

  • капиталь төзелеш объектының төзелеш смета бәясе Россия төзелеш Министрлыгы тарафыннан расланган, эреләндерелгән төзелеш бәясе нормативларын (ТБН) кулланып билгеләнгән төзелешнең фаразланган (чик) бәясеннән артмаска тиеш;
  • ТБН булмаган очракта – билгеләнү буенча проект егәрлегенә, объект төзелеше планлаштырылган территориядә табигый һәм башка шартларга охшаш булган объектларның смета бәясеннән;
  • объект «C» классыннан түбәнрәк түгел энергетика нәтиҗәлелеге классында булырга тиеш.

Теге яки бу объектның төзелеше кирәк булган очракта, барлык дәүләти заказ бирүчеләре документларны реестрдан алып файдаланырга тиеш һәм проект документлары югарыда санап кителгән критерийларга туры килгән очракта, дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәле карары бирелә, һәм алар реестрга кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International