2018 елның 4 июль көнендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе астындагы белем бирү үзәге «Озак вакыт түләнелмәгән бурычлар һәм дебитор бурычлар белән идарә итү» темасына семинар оештырды. Спикер булып 1 класс юстиция киңәшчесе, третей суды судьясы, дебитор бурычлар белән идарә итү программаларын гамәлгә кертү буенча эксперт –Александр Матвеев (Мәскәү шәһ.) – чыгыш ясады.
Семинарда Әлмәт, Байлар Сабасы, Алабуга, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 30дан артык кредит оешмалары белгечләре, бухгалтерлар, финанс бүлеге хезмәткәрләре, юристлар катнашты.
Укыту дәверендә көндәлек эш өчен кирәкле булган түбәндәге актуаль темалар каралып үтте:
- Коммерция тәртибе нигезләре.
- Дебитор һәм кредитор бурычларның нисбәте, йөкләмәләр һәм хокуклар, таләпләр.
- Намуссыз контрагентларның төп хәйләләре.
- Срогы чыккан дебитор бурычларның барлыкка килү куркынычы белән идарә итү.
- Дебитор бурычлар белән идарә итү алымнары һәм бурычларны түләтү инструментлары.
- Контрагентка йогынты ясауның төп принциплары.
- Дебитор бурычлар белән идарә итү этаплары һәм технологияләре.
Семинар азагында һәр катнашучы билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык алды.