Мәҗит Хаҗип улы Салихов ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына рәхмәт белдерде

2018 елның 29 июне, җомга

2018 елның 28 июнендә Балтач районында мәктәп чыгарылыш кичәсе узды. Чарага хөрмәтле кунак һәм район кураторы булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов чакырылган иде. Мәҗит Хаҗип улы Салихов үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән белем алуда югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады һәм укытучыларга, ата-аналарга һәм район администрациясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде:

«Хөрмәтле укучылар, сез барыгыз да сәләтле, акыллы, намуслы һәм үз алдыгызга куелган максатыгызга ирешүчән балалар. Инде менә бердәм дәүләт имтиханы аша сынауны уздыгыз һәм нәтиҗәгә ирештегез. Сезнең һәберегезнең үз позициясе бар һәм сез тормышыгызның мәгънәсе булачак юлны аеруча игътибар белән сайларга тиешсез. Мин сезгә чын күңелдән барлык изге хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Республикабыз җитәкчелеге исеменнән сезгә барлык планнарыгызны, эшләрегезне гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар, тырыш булуыгызны телим. Безнең яраткан илебез һәм Татарстаныбыз һәрберегезнең казынышы белән кызыксына, горурлана, һәм безнең якты киләчәгебез сезнең бүгенге уңышларыгыздан тора.

Татарстан Республикасында ел саен яңа белем бирү учреждениеләре төзелә, һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегенә, Россиянең, шулай ук чит илләрнең төрле тармаклар буенча әйдәп баручы лидерлары белән тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашуга зур игътибар бирелә. Сезгә үзегезне теләсә кайсы өлкәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Мәктәптә алган белем һәм тәрбия тормышларыгызда ныклы нигез булыр дип өметләнеп калам. Барысы да сезнең кулда! Кыюрак булыгыз!

Безнең Татарстан яшьләренең интеллектуаль сәләтләре, энергиясе һәм кыюлыгы бөтен дөньяда билгеле һәм бу күрсәткечләр уку йортларына кергәндә югары көндәшлекне тәшкил итәчәгенә ышанып калам».

Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин районның өлгереш күрсәткечләре ел саен артуы, 2018 елның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлы булуы, ә шуларның 32се мәктәпне «бишле» билгесенә тәмамлавы һәм медаль алуы турында билгеләп үтте. Чыгыш азагында, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы гадәттәгечә шәхсән башлык кулыннан медаль алды.

Балтач районы укучыларының өлгереш нәтиҗәләреннән чыннан да таң калырлык. Чыгарылыш сыйныф укучылары нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән югарырак булган 11 фән буенча БДИ тапшырды. Татар, рус һәм инглиз теле, экология, әдәбият фәннәре буенча олимпиадаларда һәм конкурсларда күп санлы казанышлар районда әзерлек системасы шактый көчле һәм югары квалификацияле укытучылар булуы турында сөйли. Моннан тыш, укучылар иҗади эшләр белән шөгыльләнергә өлгерәләр – үзләренең музыкаль төркеме, бик күп талантлы артистлары һәм җырчылары бар, шулай ук актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәләр һәм президент, баскетбол, волейбол, туризм ярышларында, Junior Skills конкурсының «Токарные работы на станках ЧПУ» компетенциясендә призлы урыннар алалар.

Шулай ук укуда ирешкән уңышлары өчен БДИ буенча 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган 74тән артык чыгарылыш сыйныф укучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Чарада 200гә якын чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International