«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Эре мөгезле терлек савым көтүенең 1500 башына исәпләнгән сөт һәм товарлар фермасы өчен терлекчелек комплексы» объектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.
Төзелеш участогы Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Янил авыл җирлегенең Вахит авылы янында һәм гамәлдәге сөт һәм товарлар фермасы территориясенә чигендә урнашкан.
Сөт җитештерү елына 13 мең тоннадан артык санны тәшкил итәчәк, ит – елына 250 тоннадан артык.
Проект документлары белән түбәндәге төзелешләр каралган:
Проект карарлары белән территорияне төзекләндерү, яшел зоналар һәм персонал өчен ял итү мәйданчыкларын булдыру каралган.
Татарстан Республикасы Кукмара районының Вахит авылында терлекчелек комплексы төзелешенә кагылышлы проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре, техник регламентлар таләпләренә җавап бирә. Объектның проект документлары техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры китереп эшләнгән.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма