«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казанда яңа сәүдә үзәге төзелеше проектын яраштырды

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан «Казан шәһәренең Чуйков урамында урнашкан биналарны сәүдә үзәгенә үзгәртеп кору» объектының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.

Төзекләндерелә торган объект Казан шәһәре Яңа Савин районының Маршал Чуйков урамы, 54А адресы буенча – «Ford» автосалоны бинасында урнашкан. Проект белән автосалонның биналарын ваклап сату сәүдә үзәге биналарына үзгәртеп кору каралган. Сәнәгать һәм азык-төлек булмаган товарларны сату өчен каралган йөз утыз тугыз сәүдә павильоннары бинаның 1 һәм 2 катында урнашачак.

Бинаның 1 катында мәгълүмати-белешмә хезмәте зонасы, ял итү зоналары, бәдрәфләр урнашачак. 2-нче катта – административ һәм инженер-техник бүлмәләр.

Проект карарлары барлык категориядагы халык белән куллану өчен билгеләнгән гомуми универсаль киңлекләр җайланмасын күздә тота: сәламәт кешеләр, инвалидлар һәм башка халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан куллану өчен, аерым категориядагы инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып, киләчәктә урыннарны җиһазландыру мөмкинлеге белән.

«Казан шәһәренең Чуйков урамында урнашкан биналарны сәүдә үзәгенә үзгәртеп кору» объекты буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентлар таләпләренә җавап бирә. «Казан шәһәренең Чуйков урамында урнашкан биналарны сәүдә үзәгенә үзгәртеп кору» объектын төзүгә карата проект документлары техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры китереп эшләнгән.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International