«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе сөт фермалары төзелешенә уңай бәяләмәле карар бирде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан «Татарстан Республикасының Балтач районы Чутай авылы янындагы эре мөгезле терлек савым көтүенең 1000 башка исәпләнгән сөт һәм товарлар фермасы», «Татарстан Республикасының Балтач районы Иске Салавыч торак пункты янындагы эре мөгезле терлек савым көтүенең 800 башка исәпләнгән сөт һәм товарлар фермасы» объектларының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза уткәрелде, экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде.

Яңа сөт фермаларында сөт җитештерү елына 18 тоннадан артык булган санны тәшкил итәчәк. Яңа оешмада 59 кеше җәлеп ителәчәк. Эш 2 сменада оештырылачак.

Проект документлары белән объектны төзелешкә һәм файдалануга кертү буенча 3 этап каралган. Проект белән түбәндәге биналарны һәм корылмаларны урнаштыру каралган: берсе 500 башка исәпләнгән 2 сыер абзары, 800 башка исәпләнгән 1 сыер абзары, галереялы сөт саву блогы, санпропускник, дезбарьерлар, янгын резервуары, автостоянкалар, силос-сенаж чокырлар, хуҗалык көнкүреш һәм җитештерү агынтылары резервуары, өске агынтылар тупланмасы. Шулай ук төзелеш, узып китү юллары, борылыш мәйданчыкларыннан буш булган территорияләрдә газон үләннәрен чәчү юлы ярдәмендә яшел зоналар булдыруы каралган.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International