«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Түбән Камада трамвай линиясе төзелеше проектын килештерде

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Түбән Кама шәһәрендә «Көньяк» трамвай линиясе» объекты буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карар бирелде.

Яңа трамвай линиясенең озынлыгы 12 км тәшкил итә. Трамвай линиясе 15 машина йөрерлек урам өлешләре һәм 8 съезд аркылы үтә, тукталыш пунктларының саны – 24, трамвай тизлеге – кимендә 24 км/сәг.

Трамвай линиясе Химиклар проспекты һәм Бакый Урманче урамы киселешендә гамәлдәге трамвай тармагына килеп тоташачак. Алга таба трамвай линиясе Көньяк урамы буеннан узачак, Химиклар проспекты аркылы үтәчәк, һәм Көньяк урамын кисеп үтеп, баштан көньяк-көнбатышка, аннары төньяк-көнбатышка таба борылачак.

Проект карарлары белән ике типтагы рельслар каралган: туры участокларда Р65 һәм кәкре участокларда Т62. Юлларның туры участокларында рельс асты нигезе булып тимер-бетон шпаллар каралган, кәкре участокларда агач шпалларын җәю каралган.

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен проект карарлары белән түбәндәге эйберләр каралган:

  • трамвай юлларын яктырту;
  • хәрәкәтне җайга салуны тәэмин итүче юл билгеләрен һәм светофор сигнализациясен урнаштыру;
  • стрелка күчерү җайланмалары белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система (узучы поездтан шофер тарафыннан идарә ителә торган).

«Түбән Кама шәһәрендә «Көньяк» трамвай линиясе» объекты буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә җавап бирә. «Түбән Кама шәһәрендә «Көньяк» трамвай линиясе» объектының проект документлары техник регламентлар таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International