Мәҗит Хаҗип улы Салихов: 14 балалар лагеры экспертизаның уңай бәяләмәле карарларын алды

2018 елның 22 июне, җомга

«Балалар сәламәтләндерү лагерьларының капиталь ремонты, реконструкциясе һәм төзелеше программасы кысаларында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе балалар спорт-сәламәтләндерү комплексыларының төзелеше һәм капиталь ремонты буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрде. Экспертизаның уңай бәяләмәле карарларын Казанның, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Буа, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Чирмешән районнарының 14 лагеры алды», – дип билгеләп үтте Мәҗит Хаҗип улы Салихов.

2018 елның май аенда тикшерү нәтиҗәләре буенча, түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:

  • «Ял» исемле балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне, эш белән тәэмин итүне оештыру буенча шәһәр үзәге» Казан шәһәре яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесенең «Молодежный» исемле сәламәтләндерү лагерының клубы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Ял» исемле балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне, эш белән тәэмин итүне оештыру буенча шәһәр үзәге» Казан шәһәре яшьләр сәясәте муниципаль бюджет учреждениесенең «Молодежный» исемле сәламәтләндерү лагеры» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Азнакай муниципаль районының «Солнышко» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Әлки муниципаль районының «Дубки» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» муниципаль бюджет учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Әлмәт муниципаль районының «Березка» исемле сәламәтләндерү комплексы» муниципаль бюджет учреждениесенең йоклау һәм медицина корпусы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Буа муниципаль районының «Чайка» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» муниципаль бюджет учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Алабуга муниципаль районының «Балаларны спорт-сәламәтләндерү лагерьлар комплексы» муниципаль бюджет учреждениесенең «Лесная сказка» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Зәй муниципаль районының «Созвездие» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» муниципаль бюджет учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Минзәлә муниципаль районының «Веста» исемле күп профильле яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең «Олимпиец» исемле профильле спорт лагеры» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Түбән Кама муниципаль районының «Кама» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» муниципаль бюджет учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  •  «ТР Питрәч муниципаль районының «Чайка» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» муниципаль бюджет учреждениесенең йоклау корпусы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Чирмешән муниципаль районының «Солнечный» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» муниципаль бюджет учреждениесенең капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  •  «Костер» исемле Республикакүләм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  •  «Лето» исемле балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча Республикакүләм үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең «Чайка» исемле балаларны сәламәтләндерү лагеры» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Лето» исемле балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча Республикакүләм үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең «Чайка» исемле балаларны сәламәтләндерү лагерының йоклау корпусы» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «Лето» исемле балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүне, ял иттерүне һәм эш белән тәэмин итүне оештыру буенча Республикакүләм үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең «Пламя» исемле балаларны сәламәтләндерү лагерының капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International