Мөрәҗәгатъ итүчеләр игътибарына: Карарларның бердәм дәүләт реестры 2018 елның 1 июленнән гамәлгә керә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

2018 елның 1 июленнән башлап капиталь төзелеш объектларының проект документларына карата экспертиза карарлары капиталь төзелеш объектлары проект документларына карата экспертиза карарларының бердәм дәүләт реестрына кертелеп барачак. Россиянең төзелеш Министрлыгы «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесен яңа мәгълүмати системаның операторы итеп билгеләде.

Реестрга түбәндәге мәгълүматлар кертелә:

  • экспертиза карарлары турында;
  • экспертиза үткәрү өчен тәкъдим ителгән проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре турында;
  • икътисади яктан нәтиҗәле кабат кулланыла торган проект документлары турында.

Шул исәптән экспертиза карарларына экспертиза формасы турында (дәүләти яки дәүләтнеке булмаган), экспертизаның объекты турында (проект документлары, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре), үткәрелгән экспертиза нәтиҗәсе турында (уңай яки тискәре бәяләмәле карар), эксперт оешма турында, карарга кул куйган экспертлар турында, шулай ук карарны раслаган йөз турында мәгълүматлар кертелгән булачак.

Әлеге датадан башлап шулай ук гамәлгә түбәндәге әйберләр кертелә:

- Карарларның бердәм дәүләт реестрын формалаштыру кагыйдәләре («Капиталь төзелеш объектлары проект документларына карата экспертиза карарларының бердәм дәүләт реестрын формалаштыру тәртибе турында һәм 2007 елның 5 мартында чыккан 145 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 24 июлендә чыккан 878 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган).

- Реестрны алып бару тәртибе («Капиталь төзелеш объектлары проект документларына карата экспертиза карарларының бердәм дәүләт реестрын алып бару тәртибенең һәм анда булган мәгълүматларны һәм документларны тәкъдим итүнең раслануы турында» 2018 елның 22 февраленда чыккан 115/пр номерлы РФ  төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы белән расланган).

- Проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә карата экспертиза карарларын бирү мондый карар турында мәгълүматларны реестрга керткәнгә кадәр рөхсәт ителмәве турында Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 49 статьясындагы 7.1 өлешенең нигезләмәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International