2018 елның 7 июнендә чыккан 24818-ХМ/09 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты белән 2018 елның II кварталына төзелеш смета бәясенең фаразланган үзгәреш индекслары гамәлгә кертелгән.
Хатта 2018 елның II кварталында төзелеш смета бәясенә карата фаразланган үзгәреш индексларының тәкъдим ителгән күләме, шул исәптән төзелеш-монтаж смета бәясенә карата фаразланган үзгәреш индексларының күләме, пусконаладочный эшләр смета бәясенә карата фаразланган үзгәреш индексларының, проект һәм эзләнү эшләре смета бәясенә карата фаразланган үзгәреш индексларының, башка эшләр һәм чыгымнар смета бәясенә карата фаразланган үзгәреш индексларының күләме, шулай ук җиһазлар смета бәясенә карата үзгәреш индексларының күләме күрсәтелгән.
Фаразланган индекслар Россиянең икътисадый үсеш Министрлыгы тарафыннан билгеләнгән фаразланган инфляция күрсәткечен исәпкә алып, 2018 елның I кварталы өчен мәгълүматларны кулланып, «Төзелеш смета бәясенең үзгәреш индексларын эшләү буенча Методик тәкъдимнәрнең раслануы турында» 2017 елның 9 февраленда чыккан 84/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы боерыгы нигезендә 2001 елның смета-норматив базасына карата эшләнгән.