«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча курслар оештыра

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 28-29 июнь көннәрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү нигезләре» программасы буенча квалификацияне арттыру курслары оештыра.

Максатчан аудитория: ИК, ТМШ, ТТК җитәкчеләре һәм белгечләре.

Укыту формасы: көндез һәм читтән торып.

Дәресләрне үткәрәләр: ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының, ТР Дәүләт торак инспекциясенең, ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольның Төбәк Үзәге» Коммерцияле булмаган Партнерлыкның җитәкчеләре һәм белгечләре.

Курслар программасы үз эченә түбәндәге темаларны ала:

1. Күпфатирлы йорт (КФЙ) белән идарә итү

  • КФЙ белән идарә итүнең закон нигезләре. Идарә итү алымнарының чагыштырма характеристикасы.
  • Торак фонд белән идарә итү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендә формалашкан норматив-хокукый база.
  • КФЙ карата техник һәм башка документларның составы, кабул итү-тапшыру эшләре, исәпкә алынуы һәм саклануы.
  • Торак милекчеләренең гомуми җыелышы. КФЙ nорак милекчеләре һәм яллаучылары, гомуми милекне арендага алучылар һәм хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек.

2. КФЙ техник яктан эксплуатацияләү һәм капиталь ремонтлау

  • КФЙ хезмәт күрсәтү буенча эшләрне планлаштыру һәм оештыру. Торак фондын эксплуатацияләү нормалары һәм кагыйдәләре.
  • КФЙ агымдагы, капиталь ремонтын һәм реконструкциясен оештыру һәм уздыру.
  • Капиталь ремонт объектлары өчен эчтәлеккә төп таләпләр һәм типлаштырылган искәрмәләр исемлеге.

3. Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү мәсьәләләре буенча законнарга кертелгән үзгәрешләрнең анализы

  • Торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү структурасы. ТКХ өчен түләүләрнең нигезлеге.
  • Гомумйорт ихтыяҗларны исәпләү тәртибе. Нормадан тыш булган гомумйорт ихтыяҗларның яңа бүленеш тәртибе.
  • Салкын, кайнар су, электр һәм җылылык энергиясен сатып алу һәм җибәрү тәртибе. Ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм ИО/ТМШ арасында килешүләр төзү кагыйдәләре.

4. Хезмәт мөнәсәбәтләре. Кадрлар эшен башкару һәм хезмәт хокукы

  • Кадрлар эшен башкаруның мәҗбүри документлары.
  • Хезмәт хокукының практик сораулары. Хезмәт килешүе (мәҗбүри пунктлар, шартлар, гарантияләр).

5. Мәгълүматны ТКХ ДМС теркәү һәм урнаштыру: төбәк аспекты

  • Татарстан Республикасы торак фондының мониторингы буенча мәгълүмати порталында  ИК, ТМШ, ТТК мәгълүматын ачышы турында контрольны тормышка ашыру

6. Юридик практика

  • КФЙ гомуми мөлкәт белән идарә итү, аны карап тору һәм ремонтлау буенча килешүләр төзү һәм коммуналь ресурслар хезмәтен күрсәтү.
  • Торак һәм башка законнарны, нормаларны һәм кагыйдәләрне бозган өчен административ (җинаять) җаваплылык төрләре.

Катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). ТМШ өчен ташлама ясала!

Курсларны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22.

Уку азагында 72 академик сәгатьле билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-960-043-43-44, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International