«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 24 су белән тәэмин итү объектларының төзелеше һәм реконструкциясе буенча проектларын карап үтте

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан ТР Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән муниципаль районнарында урнашкан 24 су белән тәэмин итү объектларының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча проект документларының техник регламент таләпләренә туры килүе һәм объектларның смета бәясен дөрес итеп билгеләнүе турында түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:

  • «ТР Әгерҗе муниципаль районы Барҗы Омга авылында урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләренең реконструкциясе» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Азнакай муниципаль районы Буралы авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Азнакай муниципаль районы Уразай авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Актаныш муниципаль районы Зубаирово авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Алексеевск муниципаль районы Алексеевск штб урнашкан су белән тәэмин итү системасының реконструкциясе» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Арча муниципаль районы Югары Пошалым авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Арча муниципаль районы Иске Юльба авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Арча муниципаль районы Штырь авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Буа муниципаль районы Кошки-Теняково авылында урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләренең төзелеше» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Буа муниципаль районы Кошки-Теняково авылында урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләренең төзелеше» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Чүпрәле муниципаль районы Яңа Элмәле авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Алабуга муниципаль районы Костенеево авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының проект документлары;
  • «ТР Зәй муниципаль районы Бигеш авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Зәй муниципаль районы Түбән Биеш авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Яшел Үзән муниципаль районы Октябрьский  бистәсендә урнашкан В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономик обсерватория объектлары өчен ташландык суларны агызу системасының төзелеше» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Яшел Үзән муниципаль районы Октябрьский  бистәсендә урнашкан ташландык суларны агызу системаларының төзелеше» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Кукмара муниципаль районы Зур Кукмара авылында урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләренең реконструкциясе» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Кукмара муниципаль районы Зур Кукмара авылында урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләренең реконструкциясе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Кайбыч муниципаль районы Кушманы авылында урнашкан су белән тәэмин итү системасының реконструкциясе» объектының проект документлары һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре;
  • «ТР Кайбыч муниципаль районы Кушманы авылында урнашкан су белән тәэмин итү системасының реконструкциясе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Менделеевск шәһәрендә урнашкан гидротехник корылмаларның капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Мөслим муниципаль районы Сикия авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Мөслим муниципаль районы Иске Әлмәт авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Балык Бистәсе муниципаль районы Балык Бистәсе район үзәгендә урнашкан су белән тәэмин итү челтәрләренең реконструкциясе» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Балык Бистәсе муниципаль районы Тавларово авылы янында урнашкан буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Тукай муниципаль районы Иске Ерыклы авылы янында урнашкан эрозиягә каршы буасы булган чыланыла торган участокның капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү;
  • «ТР Чирмешән муниципаль районы Иске Котыш авылы янында урнашкан 2 номерлы буаның гидротехник корылмасы буенча капиталь ремонты» объектының смета бәясен дөрес итеп билгеләүне тикшерү.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International