Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән илебезнең дан һәм бәйсезлек көне – Россия Көне белән котлыйм!
Россия Көне — бөек һәм куәтле дәүләтнең көне. Без яши һәм хезмәт итә торган илнең көне. Лаеклы итеп бәяләмәү мөмкин түгел булган Ватаныбызның көне. Безнең илебезнең бөеклеге һәм куәтлеге, аның бөек тарихы дулкынлану һәм хөрмәт хисләре уята. Безнең галимнәребез тарафыннан мөһим ачышлар ясалган, ә безнең мәдәният хәзинәләреннән дөньяның күп халыклары көнләшерлек. Без кыю рәвештә ата-бабаларыбызның каһарман җиңүләре һәм казанышлары белән горурлана алабыз, һәм минем киләчәктә дә Россиянең барлык мөнәсәбәтләрдә көчле һәм уңышлы дәүләт үрнәге булып калуына шигем юк.
Әйдәгез бергәләп Россиянең киләчәген лаеклы итеп төзүне, шулай ук моңа балаларны да өйрәтүне дәвам итик. Россиянең киләчәге турыдан-туры һәрберебезгә бәйле, һәм безнең иҗади хезмәтебездән һәм җаваплы гражданлык позициябездән тора.
Һәр гражданинның күңелендә үз Ватанына карата мәхәббәт хисләре өчен урын булсын. Ата-бабаларыбызның ихтыяр көче үсеш һәм иминлек алып килсен, бөек казанышлар өчен матур киләчәккә көч һәм ышаныч бирсен. Барыгызга да уңышлар, иминлек, мул тормыш телим. Бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов