Мәҗит Хаҗип улы Салихов Новосибирск өлкәсе делегациясе белән очрашу үткәрде

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә эшлекле визит белән Новосибирск өлкәсе төзелеш тармагы вәкилләре килделәр. Очрашуны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов үткәрде.

Делегация түбәндә язылып үткән беренче затлар составында узды:

-Майис Мамедов – Новосибирск өлкәсе Законнар чыгару Җыелышының төзелеше, торак-коммуналь комплексы һәм тарифлары буенча комитет әгъзасы, «Төзүчеләрнең төбәк эшлекле клубы» Коммерцияле булмаган партнерлыкның Рәисе, «Беренче төзелеш фонды» Компанияләр төркеменең генераль директоры,

-Александр Воронин – «Бердның Төзелеш Тресты» ЯАҖнең генераль директоры, «Төзүчеләрнең төбәк эшлекле клубы» Коммерцияле булмаган партнерлык Идарәсенең әгъзасы,

-Михаил Голубев – «РСУ-5 Новосибирскгражданстрой» ЯАҖнең  генераль директоры, «Төзүчеләрнең төбәк эшлекле клубы» Коммерцияле булмаган партнерлык Идарәсенең әгъзасы,

-Сергей Ковальский – «СибПродМонтаж» Сәнәгать-төзелеш компаниясенең генераль директоры, «Төзүчеләрнең төбәк эшлекле клубы» Коммерцияле булмаган партнерлык Рәисенең урынбасары,

-Елена Переладова – «Төзүчеләрнең төбәк эшлекле клубы» Коммерцияле булмаган партнерлык башкарма директорының урынбасары,

-Ашот Рафаелян – Новосибирск өлкәсе Законнар чыгару Җыелышының төзелеше, торак-коммуналь комплексы һәм тарифлары буенча комитет әгъзасы, «Гамма-Строй» ҖЧҖ генераль директоры,

-Владимир Галенко – «Беренче төзелеш фонды» дәүләт корпорациясенең башкарма директоры.

Очрашуның төп темасы – проект документларына экспертиза үткәрү, дәүләти һәм шәхси учреждениеләрдә хезмәтләрнең сыйфатын тәэмин итү, төзелеш ресурсларының бәяләрен мониторинглау, бәя куюның ресурс моделе буенча төбәкнең эш тәҗрибәсе, шулай ук күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча тәҗрибә белән уртаклашу.

Чарада катнашучылар әлеге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасының уңай тәҗрибәсе һәм, аерым алганда, республика экспертизасы турында күп тапкыр ишеткәннәрен билгеләп үттеләр. Делегация әгъзалары Татарстанга дүрт көнлек визит белән килделәр һәм инде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, «Татарстан Республикасы баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреңдениесендә булырга өлгерделәр. Киләче өч көнгә республиканың төзелеш объектларын карап үтү буенча махсус программа планлаштырылган.

Мәҗит Хаҗип улы Салихов үз чыгышында билгеләп үтте: «Барлык юнәлешләр буенча килешеп эшләү мөһим, бу максат белән Татарстан Республикасының Хөкүмәте тарафыннан ике структураны – экспертизаны һәм бәя куюны бер итеп берләштерү карары кабул ителде. Республикада төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына тиешле игътибар бирелә, бу безнең төзелеш Министрлыгының һәм, әлбәттә, Республика Хөкүмәтенең позициясе. Шуңа күрә бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең хезмәтләр сыйфаты Татарстанда гына түгел, хәтта Калининградта, Көньяк Сахалинскта, Пермьда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә билгеле», - дип хәбәр итте ул.

Чарада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчеләре катнашты: Тимур Зиннәтуллин – җитәкченең урынбасары, Рөстәм Мифтахутдинов – җитәкченең урынбасары, Тамара Сальникова – экспертиза хезмәтенең җитәкчесе, Татьяна Антонова –  төзелештә бәя кую буенча региональ үзәкнең җитәкчесе, Елена Жаленкова – техник хезмәтнең җитәкчесе, Игорь Алексеев – архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлегенең башлыгы.

Очрашу ахырында катнашучылар ачык диалоглар өчен рәхмәт сүзләре белән алмашындылар һәм алга таба хезмәттәшлек буенча планнарны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International