Татарстан Республикасының Казан, Яр Чаллы, Кама тамагы, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе муниципаль районнарында урнашкан урыннарында яңа юллар төзеләчәк һәм гамәлдәге автомобиль юлларның реконструкциясе булачак.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан автомобиль юллар төзү инфраструктурасы объектларының проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә, шулай ук смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма