Мәҗит Хаҗип улы Салихов Иннополиста цифрлы икътисад мәсьәләләре буенча IT-конференциядә катнашты

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бүген Иннополиста ел саен уздырыла торган «Сәнәгать Россиянең цифр индустриясе – 2018» конференциясе ачылды. Чара экспозиция караудан башланып китте һәм 2018 елның 8 июненә кадәр дәвам итәчәк.

«Чараның концепциясе асылы буенча һичшиксез уникаль. Монда төрле тармак профессионаллары җыелган: сәнәгать, IT-өлкә, оборона комплексы һәм венчурлы инвесторлар вәкилләре. Россия цифр индустриясенең сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күчүе хәзер барлык тармакларда да бара. Төзелеш өлкәсе шулай ук заманча технологияләрне актив үзләштерә. Төзелештә бәя кую буенча федераль дәүләт мәгълүмати системасы һәм карарларның бердәм дәүләт реестры кебек мәгълүмати системаларны кертү – бөтен илдә процессны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә, бу безнең халык өчен куркынычсыз һәм ышанычлы объектлар төзүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенә цифрлы икътисадны төзүдә һәм кабул ителгән программаларны гамәлгә ашыру өчен оптималь шартлар булдыруда актив ярдәм итә», – дип билгеләп үтә Мәҗит Хаҗип улы Салихов.

Чара РФ Президент Администрациясе, РФ сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр Министрлыгы, РФ икътисади үсеш Министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Ростех Дәүләт корпорациясе һәм «Цифрлы икътисад» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән уза.

«Сәнәгать Россиянең цифр индустриясе – 2018» – цифрлы икътисадның, чималлы булмаган экспортның үсеше һәм кибернетик куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча сәнәгать вәкилләренең, мәгълүмати технологияләр тармагы профессионалларының,  телекомның, оборона комплексының, венчурлы инвесторларның һәм дәүләтнең хезмәттәшлеге өчен төп тармакара мәйданчык булып тора.

Конференциянең эшлекле программасы үз эченә өч блог кертә:

  • «Цифрлы кооперация» – цифрлы икътисадның үзе корыла торган экосистемасын булдыру, монда белгечләр технологик инновацияләр һәм цифрлы икътисадның юнәлешләре турында сөйлиләр. Әлеге блок кысаларында цифрлы төзелештә төп тенденцияләрнең карап үтелүе планлаштырыла: төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру системасын камилләштерү өчен дәүләт мәгълүмати системасын булдыру, үстерү һәм файдалунуга кертү.
  • «Цифрлы щит» – оборона сәнәгатенең диверсификациясе, сирәк технологияләре, кибернетик куркынычсызлык, монда төрле өлкәләр вәкилләре оборона сәнәгатендә заманча технологияләрне куллану мәсьәләләрен аңлатып бирәләр.
  • «Цифрлы киңәйтү» – технологияләр экспорты, бердәм цифрлы базарны һәм Ауразия икътисади берлеге илләре белән җайга салуны булдыру, монда катнашучылар россия технологияләренең экспорт потенциалы хакында фикер алышалар.

Дискуссияләр, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, интерактив демонстрацияләр, проект ралли һәм башка дәрәҗәдәге чаралар вакытында 200дән артык спикер чыгыш ясый.

Чарада шулай ук «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчеләре катнашты: җитәкченең урынбасары Тимур Зиннәтуллин, җитәкченең урынбасары Рөстәм Мифтахутдинов, экспертиза хезмәтенең җитәкчесе Тамара Сальникова,  архитектура, шәһәр төзелеше һәм инженерлык эзләнүләр бүлегенең башлыгы Игорь Алексеев,  мәгълүмати технологияләр бүлегенең башлыгы Артем Пиряков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International