Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча төзелеш объектларын проектлаштыру нормалары билгеләнгән

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Россиянең төзелеш Министрлыгы тарафыннан капиталь төзелеш объектларының «Гражданнарны саклау, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар исемлеге» проект документлары бүлеген әзерләгән вакытта таянып эш итәргә кирәкле булган, шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә илкүләм стандартларны һәм кагыйдәләрне куллану буенча аңлатмалар бирелде.

  • ГОСТ Р 55201-2012 «Гадәттән тыш хәлләрдә иминлек. Капиталь төзелеш объектларын проектлаштырган вакытта гражданнарны саклау, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар исемлеген эшләү тәртибе»
  • ГОСТ Р 22.1.13-2013 «Гадәттән тыш хәлләрдә иминлек. Гражданнарны саклау, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар. Мониторингның, биналарның һәм корылмаларның инженерлык системалары белән идарә итү буенча структуралашкан системасы. Булдыру һәм эксплуатацияләү тәртибенә таләпләр»
  • КҖ 11-112-2001 «Шәһәр һәм авыл җирлекләре, башка муниципаль берәмлекләр территориясе өчен шәһәр төзелеше документлары «Гражданнарны саклау буенча инженер-техник чаралар. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар» бүлеген эшләү тәртибе һәм аның составы»
  • ТМД 11-16.2002 «Оешмаларны, биналарны һәм корылмаларны төзү проектларына кагылышлы «Гражданнарны саклау буенча инженер-техник чаралар. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар» бүлекне барлыкка китерү буенча методик тәкъдимнәр»

Шулай ук дәүләт экспертизан үткәрү буенча Методик тәкъдимнәрнең 1.4 пунктының «Гражданнарны саклау буенча инженер-техник чаралар. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар» төзелеш проектлары бүлеге нигезендә,  халыкны һәм территорияләрне саклау өлкәсендә проект карарларының дәүләт экспертизасын үткәргәндә, түбәндәге нигезләмәләргә таянып эш итәргә кирәк:

- төзелеш проектын эшләү гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча тиешле территориаль штаб белән килешенгән проектлаштыруга бирем нигезендә эшләнергә тиеш;

- «Гражданнарны саклау буенча инженер-техник чаралар. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар» проектының бүлеге аерым томда (китапта), кирәкле нигезләр, тасвирламалар һәм сызымнар белән, системалаштырылган рәвештә рәсмиләштерелә;

- «Гражданнарны саклау буенча инженер-техник чаралар. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар» проекты бүлеген  эшләгәндә кулланыла торган терминнар һәм билгеләмәләр «Россия Федерациясенең Милли стандарты. Гадәттән тыш хәлләрдә иминлек. Терминнар һәм билгеләмәләр» ГОСТ Р 22.0.02-2016 туры килергә тиеш.

«Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге нормаларга  аңлатмалар бирү  мәсьәләсе буенча» 2018 елның 24 апреленда чыккан 18109-ОД/08 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International