«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе күпфатирлы йортларның капиталь ремонты буенча смета бәясенең дөрес итеп билгеләнүенә тикшерү үткәрде. 2018 елның май аенда тикшерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасының түбәндәге муниципаль берәмлекләрендә урнашкан объектларына 434 уңай бәяләмәле карар бирелде: Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Әлмәт, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Сарман, Спас, Тукай, Теләче, Чирмешән.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма