2018 елның 8-9 июнь көннәрендә «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә «Төзелеш өлкәсен техник җайга салу» программасы буенча квалификацияне арттыру курслары узачак.
Максатчан аудитория: проект һәм төзелеш оешмаларының, сынау үзәкләренең һәм лабораторияләренең җитәкчеләре һәм белгечләре, төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләр, экспертиза һәм төзелеш күзәтчелеге органнары, юридик бүлекләр белгечләре.
Төп лектор булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе экспертиза хезмәтенең җитәкчесе Тамара Сальникова чыгыш ясый, продукциянең туры килү-килмәү нормаларын бозган өчен административ җаваплылык мәсьәләләрен Третей энергетика суды судьясы Илья Новаковский карап үтәчәк.
Квалификацияне арттыру курслары кысаларында түбәндәге мәсьәләләр турында фикер алышачаклар:
Укыту азагында билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә.
Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru
Укытуны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешма, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт