Бүген, безнең хезмәттәшләребезнең соравы буенча, Татарстан Республикасының эш тәҗрибәсен гомумиләштерүче «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында «Инвалидлар өчен уңайлы яшәү мохитен булдыру» квалификацияне арттыру курсларының беренче көне үтте. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе оештырды.
Чараның катнашучылары булып Березники, Бугуруслан, Казан, Новотроицк, Оренбург, Соль-Илецк, Сыктывкар шәһ., Северное авылы белгечләре чыкты.
Ирина Просвирякова – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе, РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә 2011-2020 елларга РФ «Уңайлы мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча координацион совет әгъзасы, программаның авторы һәм төп лекторы, үзенең чыгышын түбәндәге сүзләр белән башлады:
«Төзелеш тармагы алдында 419 номерлы федераль закон нигезендә барлык яңа объектлар, реконструкцияләү һәм модернизацияләү объектлары өчен уңайлы мохит принципларын кертү буенча өстенлекле бурыч тора. Бу максат белән «Уңайлы мохит» программасы Татарстан Республикасында ел саен тормышка ашырыла. Шулай ук капремонт үткәргән вакытта уңайлылык буенча үзгәрешләр кертү – бүгенге көндә төп бурыч булып тора. Гомумән, бу курслар Сез объектларга инвалидлар күзлегеннән карый алсын өчен уздырыла».
Чараның теоретик өлешендә түбәндәге темалар җентекләп аңлатып бирелде:
Укыту программасы 2 көнгә исәпләнгән. Укыту «ПрофСтандарт» уку-укыту үзәгендә 2018 елның 23-25 майларында уза һәм төрле төркем инвалидлар өчен яраклаштырылган социаль билгеләнештәге объектларга, мәдәният, физик культура һәм спорт, мәгариф, транспорт инфраструктурасына баруны тәэмин итә.
Көннең икенче яртысында курсларның тыңлаучылары Ирина Просвирякова җитәкчелегендә Казан шәһ. төрле төркем инвалидлар өчен яраклаштырылган «Ярдәм» Хәйрия фонды дәвалау-уку тернәкләндерү үзәге, «7 номерлы шәһәр сырхауханәсе» сәламәтлекне саклау буенча дәүләт автоном учреждениесе, «Әл-Мәрҗани» мәчете, Иске татар бистәсе, Сбербанк гаммәви акционерлык җәмгыяте, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры социаль билгеләнештәге объектларында булдылар.
Алдагы ике көндә Республиканың инвалидлар өчен иҗтимагый оешмалар әгъзалары белән очрашулар, Казан шәһәренең яраклаштырылган объектларын карап үтүне керткән бик эчтәлекле экскурсия программасы планлаштырылган.
Укыту азагында семинарның һәрбер катнашучысы уку вакытында алынган белемнәр нәтиҗәләре буенча йомгаклау тестын узачак, шулай ук билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык алачак.